news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XX гасыр башында хаҗ кылу зур батырлык кебек кабул ителгән – Илдар Шәфыйков

XX гасыр башында бәдәлчеләр – кеше өчен хаҗга баручылар хаҗның әхлакый бәясен төшергәннәр, дип белдерә КФУ галиме.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Казан федераль университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков әйтүенчә, революциягә кадәр хаҗга бару бик олы батырлык сыман кабул ителгән. Бу хакта галим Казан федераль университетында оештырылган лекциядә сөйләде.

“Хаҗ буенча юллама булган. Анда хаҗ нәрсә икәнлеге, барганда үзең белән нәрсә алырга кирәклеге һәм бәясе - кимендә 300 сум дип язылган. Ул вакыт крестьяннары өчен бу күтәрә алмаслык сумма. Шуңа күрә хаҗ бик изге гамәлләрдән саналган. Хаҗи мөселман гына түгел, әүлия кебек диярлек кабул ителгән. Зәмзәм суы алып кайтып таратсаң, төгәл әүлия буласың. Бер хаҗи хаҗга баруы турында яза. Аны бөтен авылдашлары, тәкъбир кычкырып, күрше авылга кадәр озатканнар. Ягъни, халыкта кеше батырлык эшли сыман итеп кабул ителгән", - ди ул.

Шул ук вакытта битараф кешеләр дә булган. “Шәһәрләрдә битараф кешеләр дә табылган: “Хаҗи, ярар. Шуннан нәрсә? Барып кайткан, Аллаһка шөкер. Мин дә барырмын дигәннәр", - ди Шәфыйков.

Бәдәлчеләр хезмәтен кулланучыларның хаҗи исемен йөртүгә лаек булу-булмавы турында бәхәсләр хаҗның әхлакый бәясен төшергәннәр, ди Илдар Шәфыйков.

“Ул вакытта бәдәлчеләр, ягъни кеше өчен хаҗга барып кайтучылар бик күп булган. Ул кешеләр хаҗга барып кайту белән генә акча эшләгәннәр. Әгәр сине бизнесың җибәрми икән, син бәдәлчегә акча түлисең һәм үзең хаҗга барып кайткан кебек була. Бәдәлчегә акча түләгән кеше хаҗи исемен йөртә алу-алмау турында бәхәсләр булган. Мәсәлән, бәдәлчегә акча түләгән кеше, визит карточкасына үзен хаҗи дип язган. Ә икенчесе аңа: “Син бит хаҗда булмадың”, - ди. “Ничек инде булмадым, мин әнә теге кешегә акча бирдем, ул барып кайтты минем өчен. Мин хәзер хаҗи”. Шул рәвешчә, хаҗның мораль бәясе бик тиз төшкән", - дип сөйләде Илдар Шәфыйков.

“Беренче вакытларда, бу сәфәр туристик экскурсия кебек күренгән. Син Истанбулга килеп төшәсең, шәһәрнең матурлыгын күрәсең. Себернең яисә Киров өлкәсенең кыш көнне аюлар йөри торган караңгы авылыннан килеп Солтан мәчетен күрәсең. Әлбәттә, барып җитә алсаң. Җитә алмаска да мөмкин. Кеше чума яисә холера эпидемиясеннән үләргә мөмкин. Яисә Мәккәгә ике станция калгач, бедуиннар үтергән. Мондый хәлләр дә була алган”, - дип сөйләде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100