Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
XX гасыр башы шагыйре Миргазиз Укмасыйның язмалары тупланган китап тәкъдим ителде
Китапта Миргазиз Укмасыйның шигырләре, хикәяләре, мәкаләләре һәм К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан һ.б. турында истәлекләре басылган.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Г.Тукай әдәби музеенда филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиевнең XX гасыр башы шагыйренә багышланган «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабы тәкъдим ителде.
«1990нчы елларда XX гасыр башы әдәбиятын өйрәнүгә омтылыш үсте. Без шул елларда XX гасыр башында иҗат иткән 89 шагыйрьнең әсәрен туплаган җыентык чыгарган идек. Җыентыкны әзерләгәндә Миргазиз Укмасыйга игътибар иттем. Ул шагыйрь генә түгел, җыентыкта хатын-кыз язмышына багышланган өч хикәясе урын алды. Ул чордагы күп кенә әдипләребезне кайтарасы бар әле», — дип сөйләде Зөфәр Рәмиев
Китапта Миргазиз Укмасыйның шигырьләре, хикәяләре, мәкаләләре һәм К.Насыйри, Г. Тукай, Ф.Әмирхан һ.б. турында истәлекләре басылган. Аларның күбесе укучыларга хәзерге татар язуында беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов бу китапны татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә зур адым дип саный. «Миргазиз Укмасый үзенең иҗаты белән ул чорда киң таралган мотивларга, сурәтләү чараларына, әдәбият яңарышына зур өлеш керткән шагыйрь. Миргазиз Укмасый тирән белемле була, халык авыз иҗаты әсәрләрен яратып өйрәнә. Укмасыйның егермеләп шигыре милләт язмышы турында», — ди ул.
Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Тукайны дәвам иткән кешеләрнең әсәрләрен дә барларга кирәклеген әйтте. «Миргазиз Укмасыйның хатирәләре, мәкаләләре, истәлекләре бик кадерле, чөнки ул шул елларның мохитен бик кызыклы итеп аңлатып биргән. Зариф Бәшири шигырьләрен туплап, китап чыгру да яхшы булыр иде. Фәрит Ибраһимов, Габдулла Харис — барысы да Тукайны дәвам иткән кешеләр, яшьләргә аларны күбрәк укырга кирәк», — ди ул.
Китапны тәкъдим итү кичәсендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары Миргазиз Укмасый шигырьләрен, ул өйрәнгән татар халык көйләренең тарихларын сөйләделәр.
- Миргазиз Укмасый (чын фамилиясе Зәбиров) 1884 елның 14 июнендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туа. Аның яза башлавы 1903 елга туры килә. Поэзиядә ул Тукай шигъри мәктәбе традицияләрен дәвам иттерүче буларак таныла. 1931 елда ул, советка каршы эшчәнлектә гаепләнеп, гаепсезгә кулга алына һәм сигез елга сөргенгә хөкем ителә. Төрмәдән азат ителгәч, 1945 елда яңа шигырьләре чыга. 1945 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1946 елда Казанда вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз