Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
XX гасыр башы мәгърифәтчесе Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабы тәкъдим ителде
Китап 300 данә тираж белән нәшер ителгән.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Ислам мәдәнияте музеенда Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабының яңа басмасы тәкъдим ителде.
«Беренче тапкыр 1900 елда нәшер ителгән һәм авторы язылмаган китапның титул битендә ике „әлиф“ хәрефе бар иде. Башта китапның авторы Ризаэтдин Фәхретдин дип уйладык. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә чын авторның Ибраһим Идрис булуы ачыкланды», — диде «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев.
Китап 300 данә тираж белән нәшер ителгән. Аларны китапханәләрдә һәм Ислам мәдәнияте музеенда табарга була.
«Тәрбияле ата яки тормыш дәресе» китабы, 1915 елгы соңгы нөсхәдән хәзерге татар теленә якынлаштырып, җиңеләйтеп төзелде. Тәрбия бирү гаиләдән башланырга тиеш. Китапта балага тәрбия бирү, әдәп-әхлакка өйрәтү темалары ачыла», — дип белдерде Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов.
Ибраһим Сөләйман улы Идрис 1857 елның 11 маенда хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Наласа авылында туган. Ул шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр, «Милләт» матбагасы хуҗасы булган. 1944 елның 31 мартында үлгән. Ул Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.
Галерея: Ибраһим Идриснең "Тәрбияле ата" китабын тәкъдим итү
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз