Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ХХ Фәезханов укулары» җыентыгы басылып чыкты
«ХХ Фәезханов укулары» җыентыгы дөнья күрде. Анда 2023 елның 10-13 декабрендә Мәскәүдә узган халыкара фәнни-мәгариф конференциясе материаллары тупланган. Конференциясе Россия мөселман теологы, шәрык белгече Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел тулуга һәм Россиядә Педагог һәм остаз елына багышланган иде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Басмага Россиядәге һәм чит илдәге әйдәп баручы теологларның, тарихчыларның, ислам белгечләренең, шәрык белгечләренең, археологларның, сәнгать белгечләренең, рәссамнарның, шулай ук дәүләт һәм дин әһелләренең докладлары кергән.
Җыентыкта Россиядә ислам һәм мөселман халыклары тарихы, ислам теологиясе һәм фәлсәфәсе, ислам сәнгате һәм социогуманитар белемнең актуаль мәсьәләләре темаларына язмалар бар.
Басма тикшеренүчеләргә, укытучыларга, студентларга, шулай ук Хөсәен Фәезхановның тормышы һәм мирасы белән, Россиядә ислам мәдәнияте һәм мәгарифенең тарихы һәм хәзергесе белән кызыксынучыларга файдалы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз