news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ХХ «Әдәби марафон» старт ала: 21 көн буе татар баласын татар китабы укырга чакыралар

1 июльдән интернет киңлекләрендә «Әдәби марафон»ның (#әдәбимарафон) юбилей чыгарылышы старт ала.

«Әдәби марафонның егерменчесе балалар өчен үткәрелә торган проектка туры килде. Без аны җәй көне балалар өчен үткәрәбез. Чөнки балалар җәйге каникулларда авылга кайтып яшиләр һәм татарча укып безнең проектка катнашырлар дип уйлыйбыз», диде проектның төп оештыручысы һәм идея авторы Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин «Әдәби марафон»га багышланган матбугат конференциясендә.

«Без татар интернетын үстерү фонды буларак, алдыбызга татар интернет челтәрендә татарча мәгълүмат санын арттыруны максат итеп куябыз. Проект дәвамында укылган китаплардан иң яхшы өзекләрне әдәби марафон һәм оештыручылар хэштеглары белән оештырабыз», дип дәвам итте.

«Проектта меңләп кеше катнаша икән, 21 көн эчендә 21 меңнән артык татар телендә язылган әсәрләрнең иң кызыклы өлешләре урнаша. Бу үз чиратында интернет кулланучыларны җәлеп итеп татар әдәбиятына тарта», - диде Раил Гатауллин.

ХХ #Әдәби марафон кысаларында 18 яшькә кадәрге катнашучылар китаптан өзекне аудиога яисә видеога яздырып проект хэштеглары белән социаль челтәрләдә үз аккаунтына урнаштыра ала. Быел бәйге ВКонтакте челтәрендә бара. 13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган балалар марафонда ата-аналарының аккаунты аша катнаша. Аккаунтлар ябык булырга тиеш түгел.

Марафон тәмамлангач Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы оештыру комитеты нәтиҗәләр ясый.

  • «Әдәби марафон» 2017 елдан бирле елга дүрт тапкыр һәр кварталның беренче көннәрендә башланып китә. Башта ул 30 кешедән башланса, хәзер меңләгән кеше катнашында үткәрелә.
  • 2022 елда проект «Фонд культурных инициатив» гранты ярдәмендә оештырыла.
  • Проектны оештыру эшендә Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге белән беррәттән «Китап» радиосы һәм Татарстан китап нәшрияты катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100