news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XVIII Федераль Сабан туеның программасы билгеле булды

Быел илнең төп Сабан туе Чабаксар шәһәрендә 7 июльдә узачак.

XVIII Федераль Сабан туеның программасы билгеле булды
архив/Рамиль Гали
(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). XVIII Федераль Сабан туеның программасы мәгълүм. Быел илнең төп Сабан туе Чабаксар каласында иртәгә, ягъни 7 июльдә уза. Чабаксар шәһәре порталы хәбәр итүенчә, бәйрәм чаралары бүген үк башланып китәчәк. 
 
Бүген, 6 июльдә, 18.00 сәгатьтә кунаклар Татарстан сәнгать осталары һәм Чуваш дәүләт опера һәм балет театры артистлары концертын карый алачак. 
 
Иртәгә, 7 июльдә, 11.30 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән Чабаксарның Кызыл мәйданында Сабан туе башлана. Биредә төп сәхнә урнаштырылган. 
 
12.10 сәгатьтә Сабан туеның рәсми ачылышы булачак. Анда Татарстан һәм Чувашия лидерлары чыгыш ясар дип планлаштырыла. 
 
12.30 сәгаттә Татарстан артистлары һәм иҗат коллективлары концерты башлана. 
 
16.00 сәгатьтә - Көрәш батырларын бүләкләү, Федераль Сабан туе символы булган "Тулпар ат"ны федераль Сабан туен киләсе елга уздырачак шәһәргә тапшыру. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100