Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
XVI Халыкара «Крутушка» этник фестивале башланды
Бүген XVI Халыкара «Крутушка» этник фестивале башланып китте. Фестиваль 21-23 августында Казан шәһәре, Крутушка бистәсендә узачак. Елдагыча ул бик күп санлы кунакларны, иҗат коллективларын, һөнәрчеләрне кабул итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева да катнашты.
«Крутушка» фестивале – Идел буе һәм Татарстан Республикасында уникаль этномәдәни һәм музыкаль вакыйга. Бу – күп кырлы традицион мәдәният дөньясына сәяхәт. Быел фестиваль кысаларында Россия һәм дөнья халыкларының заманча этник музыкасы һәм аутентик фольклоры, милли кухня, мастер-класслар һәм һөнәрчеләр ярминкәсе, арт-проектлар, күргәзмәләр, лекцияләр, балалар программалары, спектакльләр, кинофильмнар һәм мультфильмнар тәкъдим итү булачак.
Музыкаль юнәлешне төрле милләтләрнең этник мәдәниятен үстерүче сәхнә йолдызлары һәм заманча проектлар тәкъдим итәчәк. Этнографик юнәлеш катнашучылары – Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән үз халкының мәдәниятен саклаучылар һәм таратучылар. «Крутушка» үзенең программасы һәм атмосферасы белән өлкән һәм кече буыннарны берләштерүче гаилә фестивале булып тора.
Бу күркәм чараны оештыручы – «Крутушка» халыкара этник фестиваленең оештыру комитеты рәисе Бикмуллина Лариса Владимировна. Ул һәм аның командасы ел саен Татарстанга кызыклы, һәр халыкның асылын, матурлыгын саклаган коллективларны җыялар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз