Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
XVI Казан кинофестивале ТАССРның 100 еллыгына багышлана
Казан мөселман киносы фестивале 4 - 9 сентябрь көннәрендә үтәчәк.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп темасы ТАССРның 100 еллыгы булачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Казан мөселман киносы фестивале 4 — 9 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Кинофестиваль программасына ТАССРның 100 еллыгы темасын яктырткан чаралар кертеләчәк.
Оештыручылар ТАССРда төшерелгән архив фильмнарын күрсәтәчәкләр. «Без үзенчәлекле стилистикалы 1920-30 елгы фильмнардан башлап сәнгать әһелләре, данлыклы вакыйгалар турында өлгереп җиткән фильмнрага кадәр күрсәтәчәкбез», дип вәгъдә итә «Татаркино» оемасы директоры Миләүшә Айтуганова.
Тагын бер программага Казанда төшерелгән һәм Казан күренешләре кергән фильмнар тупланган. Бирегә А.Мармонтовның Сергей Безруков белән төшерелгән «Реальная сказка» фильмы, Д. Коробкинның «Сокровища озера Кабан» маҗаралы комедиясе керәчәк.
«Казан премьералары» махсус проектында Татарстан кинематографистлары үзләре эшли башлаган картиналарын тәкъдим итәчәк.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале 2005 елдан бирле уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз