news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында 100 мөселман катнашачак

2023нче елның 16 августында Нәзарәттә XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышы узачак. Форум эшендә Индонезия, Мисыр, Лондон, Кырым, Башкортстан, Кабарда-Балкар (Нальчик), Чувашстан һәм Татарстан республикалары, Пермь крае, Мәскәү, Әстерхан, Владикавказ, Свердловск өлкәләре, Ижевск, Йошкар-Ола, Самара һәм Ханты-Манси шәһәрләреннән 18-30 яшьлек 100 мөселман катнашачак.

Форум 16-23 август көннәрендә Болгарда палаткалы шәһәрчек форматында узачак. Төп тема – мөселманнар арасында хәйрия эшчәнлеге. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып торачак. Яшьләр тулысынча әзер проект белән дә килә алалар, алар аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә алачаклар. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проект сайлап алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100