Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда 1000 килограмм татарча азу әзерләделәр
Бүген Пенза өлкәсендә узган XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда кызыклы рекорд теркәлде – пешекчеләр 1000 килограмм татарча азу пешерде. Бу – ит, дөге һәм тозлы кыяр белән пешерелә торган традицион татар ризыгы. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов язуга аерым игътибар бирде. Казаннан килгән «Россия гастрономия рекордлары китабы» редакторы Илдар Тәкиуллин 1000 килограммлы татарча азуны гастрономия рекорды буларак теркәде. Ризыкны теләгән һәркем ашап карый алды.
Сабантуйда шулай ук 4000 кешегә исәпләнгән «Казан-шурпа» һәм «Казан чәе» мәйданчыклары да эшләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз