news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында рәсемнәр һәм кул эшләре конкурсы игълан ителде

Пенза өлкәсендә узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабан туена бер ай вакыт калып килә. «Пенза татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы традицион бәйрәм чарасы алдыннан «Сабантуй – татар халкының җаны» рәсемнәр һәм кул эшләре конкурсын игълан итте. Бу хакта Пенза татарлары автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәр итә.

Бәйгенең максаты — Сабантуй бәйрәменең милли традицияләрен иҗат аша ачып күрсәтү һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, ди оештыручылар.

Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучылар түбәндәге яшь төркемнәренә бүленәчәк:

  • Мәктәпкәчә яшьтәге балалар (3 яшьтән башлап);
  • 1–11 сыйныф укучылары;
  • Студентлар;
  • Зурлар (19 яшьтән өлкәнрәкләр).

Иҗади эшләр ике номинациядә кабул ителә:

  • «Рәсем» — каләм, акварель, гуашь, пастель яисә башка төрле техникада башкарылган эшләр (форматы А4-тән дә кечкенәрәк булмаска тиеш);
  • «Кул эше» — аппликация, чигү, балчык яки пластилиннан әвәләү, табигый материаллар һәм икенчел чимал кулланып ясалган эшләр.

Конкурс эшләре 20 июньгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 21 июньдә билгеле булачак. Һәр номинациядә 1нче, 2нче һәм 3нче урыннар яулаган җиңүчеләр, шулай ук призерлар дипломнар, сертификатлар һәм махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе 2026 елның 27 июнендә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында узачак.

Фото: © Пенза татарлары милли-мәдәни автономиясе

news_right_1
news_right_2
news_bot