Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Хөснуллин: Кырым күперен төзекләндерү сроклары якын арада билгеле булачак
Хәзерге вакытта Кырым күперенә килгән зыянга бәя бирелә, аны тулысынча торгызу сроклары якын арада билгеле булачак. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Бүген иртән Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов Украина Кораллы Көчләре һөҗүменнән соң Кырым күперендә хәрәкәт туктатылуы турында хәбәр иткән иде.
«Һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү өчен барлык кирәкле хезмәтләр җәлеп ителде, Керчь шәһәрендә оператив штаб төзелде», – дип язды төбәк башлыгы социаль челтәрләрдә.
Тимер юл элемтәсе штат режимында башкарыла, дип белдерделәр соңрак РФ Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Кырым күпере моңа кадәр дә Украина һөҗүмнәренә дучар булган иде. Мәсәлән, 2022 елның 8 октябрендә күпердә шартлаткыч куелган йөк машинасы шартлады. Күпернең ике торыгы җимерелде, корылманың тимер юл өлешендә ягулык цистерналарына ут капты. Дүрт кеше һәлак булды. Корылма 2023 елның 17 июлендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә кабат зыян күрде. Ул чакта ике кешенең гомере өзелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз