news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин Россиядә коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын тамырдан яхшыртырга чакырды

Россиядә коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттырырга, төбәк башлыкларына бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«»Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында безгә коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын тамырдан яхшырту зарур. Төбәк башлыкларына бу эш белән ныклап шөгыльләнергә, торак-коммуналь хуҗалык объектларының торышын һәм аларны яңарту барышын контрольгә алырга кирәк», - дип белдерде ул.

Моннан тыш, вице-премьер торак төзелешендәге уңышларга да игътибар итте. Агымдагы елның беренче ике аенда Россиядә 6,6 миллион квадрат метр торак төзелә башлады – бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда бер ярым тапкырга артык.

news_right_1
news_right_2
news_bot