Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин шәхси торак төзелеше өчен буш җир кишәрлекләрен бушлай таратырга тәкъдим итте
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин гражданнарга шәхси торак төзелеше өчен буш җир кишәрлекләрен бушлай бирү инициативасы белән чыкты. Моның өчен өченче якларның хокуклары белән бәйле булмаган буш территорияләрнең тулы исемлеген ачыкларга, аларны кадастрга кертергә һәм шәхси йортлар салу өчен бүләргә кирәк булачак. Дәүләт Думасының пленар утырышында Хөкүмәт сәгате барышында шундый тәкъдим җиткерелде.
«Иң мөһим мәсьәлә – шәхси торак төзелешен үстерү. Без шундый инициатива әзерләдек: аның буенча барлык буш участокларны кадастрга кертергә, бүлеп бирергә һәм, кеше өч ел эчендә торак төзегән очракта, хәтта бушлай бирергә мөмкин булачак. Әгәр төземәсә һәм теркәмәсә, җир кадастр бәясе буенча биреләчәк», – дип билгеләп үтте вице-премьер.
Чагыштыру өчен: Татарстанда 2026 елның гыйнвар – июнь айларында 1,37 миллион квадрат метр шәхси торак файдалануга тапшырылган – бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18,8 процентка кимрәк. Шуңа да карамастан, республика шәхси торак төзелеше күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны саклап калды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз