news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин БРИКС төзелеш атналыгында катнашучыларны сәламләде

Марат Хөснуллин БРИКС төзелеш атналыгында катнашучыларны сәламләде
Фото: © «Татар-информ»

БРИКС төзелеш атналыгы чит ил делегацияләрен, Россия төбәкләре, төзелеш компанияләре вәкилләрен, төзелеш материаллары җитештерүчеләрне, архитекторларны, шулай ук яшь белгечләрне берләштерде. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин форумда катнашучыларга юллаган сәламләү хатында шулай дип белдерде.

«Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча без «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашырабыз. Безнең алда 2030 елга зур торак пунктларда яшәү мохите сыйфатын 30 процентка арттыру бурычы тора», – дип билгеләп үтте Хөснуллин.

Ул торак төзелеше әлеге эшнең төп элементы булуын искәртте. Шул ук вакытта, йортлар янәшәсендә эш урыннары, социаль объектлар, транспорт һәм төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре булуы да мөһим.

«БРИКС иң яхшы халыкара тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен зур мөмкинлекләр ача. Безгә бер-беребезнең тәҗрибәсен өйрәнү генә түгел, ә аны конкрет карарларга әверелдерү дә мөһим.

БРИКС илләренең төзелеш атналыгы һөнәри элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәр һәм яңа уртак инициативаларга старт бирер дип ышанам», – дип сүзен төгәлләде Хөснуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot