news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин гаилә ипотекасы кагыйдәләрен үзгәртү нигә октябрьгә кадәр кичектерелүен аңлатты

Хөснуллин гаилә ипотекасы кагыйдәләрен үзгәртү нигә октябрьгә кадәр кичектерелүен аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның 1 октябренә кадәр гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләрен үзгәртү куркыныч адым булыр иде. Ил Хөкүмәтендә төзелеш комплексына кураторлык итүче РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Куркыныч зур. Яңадан исәпләүнең нәтиҗәләре нәрсәгә китерәчәген төгәл белә алмыйбыз», - дип искәртте Хөкүмәт Рәисе урынбасары.

Ул шулай ук РФ Президенты Администрациясе үткәргән социологик сораштыру мәгълүматларын китерде. Бу тикшеренү нигезендә, гаилә ипотекасы буенча 6 процентлы ставка респондентларны канәгатьләндерә, «шуннан артыгына алар әзер түгел».

Моннан тыш, Хөснуллин сүзләренчә, кагыйдәләрнең үзгәрәчәге турындагы мәгълүмат хәтта гамәлдәге шартларда да кешеләрнең кредитларны азрак ала башлавына китергән.

«Бәлки, күп балалы гаиләләргә өстәмә ташламалар билгеләүнең мәгънәсе бардыр. Әмма бюджет мөмкинлекләрен һәм базарның торышын исәпкә алырга кирәк», - дип өстәде ул.

«Кабатлап әйтәм, Үзәк банк ставкасы аркасында бюджетка йөкләнеш бик зур. Барысын да җентекләп исәпләргә кирәк», - дип искәртте вице-премьер.

news_right_1
news_right_2
news_bot