news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин: Россия белән Корея арасындагы күпер ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк

Россиянең Приморье крае һәм Корея Халык Демократик Республикасы арасында автомобиль күпере төзелеше төгәлләнгән диярлек, эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау күздә тотыла. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Минемчә, төзелеш тәмамланды диярлек. Ул инде ачылуга якын... Эшләр быел ук төгәлләнер дип уйлыйм», – дип белдерде Хөснуллин, төзелеш барышын шәрехләп.

Апрельдә Россия һәм Корея Халык Демократик Республикасы Туманная елгасы аша күпер торыкларын тоташтыруны төгәлләде, әлеге елга Корея белән Россиянең Приморье краен аерып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot