Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Хөснуллин: Нәкъ менә муниципалитет вәкилләре урыннарда кешеләр белән сөйләшә
РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Нәкъ менә муниципаль бергәлек урыннарда кешеләр белән сөйләшә һәм көнүзәк проблемаларны хәл итә – кайдадыр юлларны ремонтларга, су үткәрергә, ишегалдын төзекләндерергә кирәк. Һәм бу шәһәр-бистәләрдәге тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый», - дип язган Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары MAX мессенджерындагы блогында.
Хөснуллин сүзләренчә, мондый эшне җайга салырга Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе ярдәм итә. Моның өчен ул әлеге оешмага аерым рәхмәт белдерде.
Вице-премьер искәрткәнчә, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча зур бурычлар тора. «Һәм бу планнар ахыр чиктә нәкъ менә урыннарда, җирле үзидарә органнары көче белән гамәлгә ашырыла. Авыр, ләкин бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт!» – дип искәртте ул.
«Сезгә сәламәтлек, энергиягез ташып торуын һәм һөнәри уңышлар телим. Башкарган эшегез өчен халыктан һәрвакыт рәхмәт сүзләре килеп торсын. Бәйрәм белән!» - дип сүзен төгәлләде Марат Хөснуллин.
Видео: max.ru/mkhusnullin.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз