news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хушлашырга килүчеләр Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга алкышлар белән озатты

Хушлашырга килүчеләр Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга алкышлар белән озатты
Гөлназ Хәбибуллина

Бүген Чаллыда Эльмира Сөләйманованы җирлиләр. 40 яшьлек җырчы, ике баласын ятим калдырып, кичә инфаркттан вафат булды.

Кичә хушлашу мәрасиме Тукай районы Кече Шилнә авылы мәчетендә булачак дигән мәгълүмат чыккан иде. Җырчының якыннары зурлап хушлашу булмаячагын әйтте. Кичә көн буе, төнлә дә җырчының дуслары, якыннары, яраткан тамашачылары аның белән хушлашу өчен ул яшәгән йортка агылган. 

Җырчы Кече Шилнә авылында җирләнәчәк. Хушлашырга килүчеләр, Эльмира Сөләйманованы йорттан алып чыкканда, алкышлар белән озатып калды.

«Интертат» хушлашу мәрасименнән репортаж тәкъдим итә.

Эльмира Сөләйманова җырлары

news_right_1
news_right_2
news_bot