news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хуҗабикәләр өчен түләү»не ир-атларның да алу мөмкинлеге бар

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов хуҗабикәләргә яшәү минимумы түләүләрен кертү инициативасы турында сөйләде, дип хәбәр итә RT.

Нилов сүзләренчә, мондый закон проекты ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновский тарафыннан 2020 елда ук әзерләнгән. Ул Хөкүмәткә кертелгән, әмма аның кимчелекләрен тапканнар һәм палата закон проектын хупламаган. Аннары аны яңадан эшләделәр һәм яңа критерийлар билгеләделәр.

Мондый түләүләргә ир-атлар да исәп тота ала, чөнки «критерийларга туры килүнең нигез принцибы (гаиләнең финанс хәле һәм эшкә сәләтсез кешенең булуы) сакланган». Хуҗабикәләр хатын-кыз булуга да карамастан, бу пособие ир-атларга да бирелергә мөмкин. Депутат моны бала карау буенча декрет ялы белән чагыштырды.

Нилов шулай ук пособие түләү срогы иминият чоры дип саналмаячагын, әмма пенсияне алга таба билгеләү өчен иминият стажында бу чор исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100