news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хуҗа Насретдин мәзәкләре» ЮНЕСКОның мәдәни мирасны саклау исемлегенә кертелгән

Быел май аенда «Насретдин мәзәкләре» киң таралган күп сандагы илләргә мөрәҗәгать ителгән, 30дан артык илдән хуплау килгән.

Язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» һәм «Төрек чәй культуре» ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасны саклау исемлегенә кертелгәне турында социаль челтәрендә хәбәр итә.

«ЮНЕСКОның Төркия милли комитеты җитәкчесе Өҗәл Огуз сүзләренә караганда, Хуҗа Насретдинны ЮНЕСКОга кертү өчен, май аенда «Насретдин мәзәкләре» киң таралган күп сандагы илләргә мөрәҗәгать ителгән, 30дан артык илдән хуплау килгән. «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» ЮНЕСКОга киң географияне биләгән һәм күп милләтләрнең рухи мирасы буларак күрсәтелгән», - дип яза ул.

Аның әйтүенчә, моңа кадәр Төркиянең ташчылык һәм ефәкчелек һөнәрләре әлеге исемлеккә кертелгән булган. «Төркия бүгенге көндә ЮНЕСКО исемлекләренә иң күп мирас теркәткән өч өлкәнең берсе. Чәй дигәндә, кара чәй турында сүз бара. Аны ЮНЕСКОга кертү өчен Төркия Азәрбайҗан белән бергә эш иткән. Төркия - иң күп чәй эчүчеләр иле, елга уртача һәр кешегә өч килограмм чәй туры килә диләр», - дигән Айзирәк Гәрәева-Акчура.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100