Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хозур ТВ»да мөфти Камил хәзрәтнең ачык лекцияләре күрсәтеләчәк
«Хозур ТВ» телеканалы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Рухуль бәян» тәфсире буенча ачык лекцияләрен эфирга әзерли. Теләге булганнар, лекцияләрне, эфирга чыкканчы, Казанның «Зәңгәр» мәчетендәге дәресләрдә тыңлый ала. Лекцияләр 10 сентябрьдән башлап һәр пәнҗешәмбе көнне 19:00 сәгатьтә Фатих Кәрим урамы, 19/8 адресы буенча урнашкан мәчеттә узачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Исмәгыйль Хаккый Бурсавиның «Рухуль баян» тәфсире – мәшһүр дини хезмәт, автор, Коръәннең мәгънәсен тулырак ачу өчен, гыйбрәтле хикәяләр китерә. Алар укучыларга аятьләр иңү сәбәпләрен тирәнрәк аңларга һәм тормышта файдаланырга ярдәм итә.
Казанның «Зәңгәр» мәчете дини гыйлем үзәге буларак билгеле: монда очрашулар, утырышлар һәм хәзерге мөселман өммәтенең танылган галимнәре лекцияләре уза. Шулай итеп, мәчеттә мәхәллә кешеләре каршында дөньякүләм танылган дин галиме, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы шәех Маъмун ар-Рави (БГӘ), танылган ислам галиме, фикыһ һәм фикыһ ысулы, гакыйдә буенча белгеч, шәригать фәннәре докторы, Болгар ислам академиясе мөгаллиме Сәйф ибне Әли әл-Асри (Йәмән) һәм башкалар чыгыш ясады. Узган ел vөфти Камил хәзрәт «Зәңгәр» мәчетендә имам Раббаниның «Мәктүбәт» китабы буенча дәресләр үткәрде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз