news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур ТВ» телеканалы Оренбург, Саратов, Самара өлкәләрендә күрсәтә башлады

«Хозур ТВ» телеканалы Оренбург, Саратов, Самара өлкәләрендә күрсәтә башлады

Интернет һәм кабельле челтәрләрдә тапшырулар алып баручы «Хозур ТВ» телеканалы Россиядә үз тапшыруларының географиясен киңәйтүне дәвам итә. 15 апрельдән бу мөселман телеканалын Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләр карый ала башлады. Моны раслаучы килешү «Хозур» нәшрият йорты һәм «Ростелеком» җәмгыяте арасында имзаланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә «Хозур ТВ» каналы Россия Федерациясендәге 13 төбәкнең – Татарстан, Башкортостан, Мәскәү өлкәсе, Севастополь, Дагыстан, Чувашия Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Тында (Амур өлкәсе), Волгоград өлкәсе, Пенза өлкәсенең кабель челтәрләрендә, хәзер инде 755 нче төймәдә Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә дә күрсәтелә.

«Хозур ТВ» – Россиядә рус һәм татар телләрендә тәүлек әйләнәсе дини программалар тапшыру концепциясен тормышка ашырган мөселман телевидениесе. Телеканал эшчәнлеге асоциаль күренешләрдән һәм радикаль карашлардан азат булган имин мәгълүмат киңлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.

Программалар мәгърифәтчелек һәм белем бирү максатыннан чыгып әзерләнә. Тапшыруларда катлаулы сорауларга тәфсилле һәм фәһемле җаваплар бирелә. Каналда белемнәрне гамәлдә куллануга корылган, белем бирү һәм буш вакытны файдалы итеп уздыруга багышланган, кешелек кыйммәтләре һәм рухият, үз кыйблаңны табуга багышланган программалар күрсәтелә.

Эфирда узган елда «Хозур ТВ»ның 200 дән артык үзе әзерләгән программалары, шулай ук Чечня, Дагыстан, Төркия, гарәп илләре теле-, радиокомпанияләренең нәфис фильмнары, сериаллары, кызыклы һәм балалар өчен программалар тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100