news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Хозур ТВ” тамашачыларны Рамазанга әзерли

Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалында Шәгъбән аеның фазыйләтләренә һәм Рамазанга әзерләнүгә багышланган “Пока не наступил Рамадан” исемле яңа тапшыру күрсәтелә.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Рамазан аена әзерләнү хакында 15 тапшыру эшләнде. Аның беренче чыгарылышы Шәгъбән аеның 15нче көнендә эфирга чыкты. 

Тапшыруда һәрбер мөселман кешесе Рамазан аена әзерләнгәндә булдырырга тиешле мөһим сыйфатлар һәм изге кешеләр турында сөйләнә. Төп темалар – тәүбә кылу, тәкъвалык, Аллаһ турында яхшы уйлау, канәгать булу, игелекле һәм әдәпле булу, диндә нык тору, юмартлык, киң күңеллелек һәм Рамазан алдыннан мөселманны бизәүче башка сыйфатлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot