news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрияты террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту бәйгесендә җиңү яулады

Казанда Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды. Аны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды.

Әлеге бәйгедә «Хозур» нәшрият йорты «Террорчылыкка каршы тематика буенча массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы аналитик материал» номинациясендә беренче урынны алды.

Конкурс эшләренә бәя биргәндә, түбәндәге критерийлар исәпкә алынды: конкурс тематикасын чагылдырган эчтәлек, аналитика; мәкаләләрнең эшләнеш дәрәҗәсе; язмаларның тәрбияви һәм иҗтимагый кыйммәте; билгеләнгән тематиканы яктыртуга концепциянең, сценарийның оригинальлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100