news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрияты «Кыйсасүл-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы» китабын чыгарды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты рус телендә «Кыйсасүл-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы» китабын чыгарды.

«Кыйсасүл-әнбия» – Изге Коръәндә һәм Сөннәттә искә алынган пәйгамбәрләрнең тормышларындагы вакыйгаларны чагылдырган танылган һәм тулы әсәрләрнең берсе. Сезбу китапта күк, җир, фәрештәләр һәм җеннәрнең барлыкка килү тарихлары һәм Адәм галәйһис-сәләмнән алып пәйгамбәрләрнең мөһере – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үәссәлләм белән таныша аласыз, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.

Бу хезмәт мәдрәсәдәге дәресләрдә өстәмә әдәбият буларак кулланылырга, шулай ук киң даирә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булырга мөмкин.

Китапны Казанның «Хозур» Нәшрият йорты кибетендә сатып алырга, шулай ук интернет-кибет аша дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100