news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте. 

«Тузмас бүләк» китабы Сәйдә абыстайның дин белән бергә үрелеп яшәлгән, тәрбиягә, әдәп-әхлакка нигезләнгән тормышына кабат күз салу ул. Җыентыкта абыстайның кечкенә чактагы, яшьлек елларындагы булган кызыклы һәм шул ук вакытта гыйбрәтле вакыйгалары, төрле темаларга сөйләнгән вәгазьләре, әйткән үгет-нәсыйхәтләре урын алган», диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сәйдә апа Аппакова бик оста итеп гаилә, ир-ат һәм хатын-кыз, килен-кайнана мөнәсәбәтләренең нечкәлекләрен тасвирлап бирә, гаиләдә тынычлык, татулык һәм үзара хөрмәт хисләре хакимлек итсен өчен, ниләр эшләргә кирәк булу серләре белән уртаклаша. Китапта туган илгә, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә карата сакчыл булу, бу кыйммәтле төшенчәләребезне күз карасыдай саклау мөһимлегенә зур урын бирелгән.

Әлеге китап киң катлам укучылары өчен тәкъдим ителә. Китап һәркем өчен дә файдалы булыр дигән өметтә калабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100