Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин: Ярты елда Россиядә якынча 600 җәмәгать территориясе төзекләндерелде
2025 елдан «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты составына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында Россиядә беренче яртыеллыкта 591 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән. Бу хакта вице-премьер Марат Хөснуллин хәбәр итте, диелә Россия Хөкүмәтенең Телеграм-каналында.
«Президент йөкләмәсе буенча 2030 елга кадәр 30 мең җәмәгать территориясен төзекләндерү планлаштырыла. 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча 591 киңлек яңартылган, шул исәптән уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларга Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән 14 проект та бар. Болар ял итә, спорт белән шөгыльләнә һәм яңа кафелар ачыла торган парклар, яр буйлары һәм скверлар», – дигән ул.
Тормышка ашырылган проектлар арасында – Смоленск өлкәсендә яңартылган урамнар, Волгоградта Герой-очучылар паркы һәм Волгоград өлкәсендәге Фролово шәһәрендә «Тимер юл» паркы.
Федераль проект 2019 елдан гамәлдә һәм шушы вакыт эчендә бөтен ил буенча 74 меңгә якын җәмәгать киңлеген яңартырга мөмкинлек биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз