news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин: Хөкүмәт гаилә ипотекасы лимитын 8 млн сумга кадәр арттыру мөмкинлеген карый

Хөснуллин: Хөкүмәт гаилә ипотекасы лимитын 8 млн сумга кадәр арттыру мөмкинлеген карый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Хөкүмәтендә гаилә ипотекасы буенча лимитларны арттыру һәм ставкаларны гаиләдәге балалар санына карап дифференциацияләү мөмкинлеге турында фикер алышалар. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Инде берничә ай төрле вариантларны карыйбыз. Безнең бурыч гадиләрдән түгел - бюджет чыгымнарын киметү, шул ук вакытта без кайбер төбәкләр буенча гаилә ипотекасы буенча лимитны арттыру кирәклеген аңлыйбыз. Әлегә тулаем ил буенча лимитны 6 миллионнан 8 миллион сумга кадәр арттыру варианты карала», - дип белдерде ул.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, күп кенә шәһәрләрдә 6 миллион сумга фатир сатып алу бик катлаулы.

Хөснуллин сүзләренчә, хакимият шулай ук ипотекага «балалар күбрәк булган саен – ставка шулкадәр түбәнрәк» принцибы буенча дифференциацияле якын килү мөмкинлеген карый.

news_right_1
news_right_2
news_bot