news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин укытучыларны бәйрәм белән котлады һәм үзенең беренче укытучысы турында сөйләде

Хөснуллин укытучыларны бәйрәм белән котлады һәм үзенең беренче укытучысы турында сөйләде

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау текстын ул үзенең Telegram-каналында чыгарган.

Рәис урынбасары педагогларның акыллы һәм сәләтле балалар тәрбияләп, ил үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтә. Моннан тыш, Хөснуллин үзенең беренче укытучысы Раиса Александровна турында шәхси хатирәләре белән уртаклашкан. Рәис урынбасары әйтүенчә, аның белән аралашу башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң да дәвам иткән.

Фото: © Марат Хөснуллинның телеграм-каналы

Хөснуллин барлык укытучыларга сәламәтлек, сабырлык һәм бәхетле озын гомер тели. «Хезмәтегез, балаларыбызны тәрбияләгәнегез һәм аларның киләчәге турында кайгыртканыгыз өчен рәхмәт сезгә!» - дип язган ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot