news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин: Украинада махсус операция үткәрелсә дә, ислам дөньясы Россиядән баш тартмый

«Безнең барлык мөнәсәбәтләр хуплана. «Россия-Ислам дөньясы» утырышына дәүләт илчеләре, мәдәният эшлеклеләре, сәясәтчеләр, дин әһелләре килде», - диде вице-премьер.

Россия Федерациясе Вице-премьеры Марат Хөснуллин Украинада махсус операция үткәрелүенә карамастан, ислам дөньясы Россиядән баш тартмавын белдерде.

«Чыгыш ясаучыларның күбесе бүген мөселман дөньясының Россиядән баш тартмавын әйтте. Махсус хәрби операция булуга карамастан, безнең барлык мөнәсәбәтләр хуплана. Бирегә дәүләт илчеләре, күренекле мәдәният эшлеклеләре, сәясәтчеләр, дин әһелләре килде», — диде ул «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышыннан соң журналистлар белән очрашуда.

Марат Хөснуллин сүзләренчә, Россия хөкүмәте Украинаның азат ителгән территорияләрен торгызу буенча махсус штаб төзегән.

«Хәзер бу территориядә безнең белгечләр урнашты, алар кирәкле төзелеш, монтаж эше күләмен бәяли. Эш тулы куәтенә бара. Без барлык юлларны, җимерелгән торак объектларын торгызачакбыз. Шулай ук икътисадны торгызу бурычы да куелган. Без икътисадны мөмкин кадәр тизрәк күтәрү, финанс системасын җайга салу өчен чаралар әзерләдек. Авыл хуҗалыгы буенча хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр бар», - дип аңлатты вице-премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100