Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тармак хезмәткәрләрен Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлады.
«Сез башкарган хезмәт миллионлаган кешенең тормышын уңайлы һәм имин итә. Әлеге киеренке хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!» - дип язган ул Телеграм-каналында.
Ул торак-коммуналь хуҗалык системасында озак еллар дәвамында җыелып килгән проблемалар күп, дигән фикер белән килеште. Әмма РФ Президенты Владимир Путин вәзгыятьне үзгәртергә – 2030 елга 20 миллион кеше өчен коммуналь хезмәтләр сыйфатын яхшыртырга кушты.
«Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында бу юнәлештә эшлибез. Кешеләр үзгәрешләрне сизсен өчен бар көчебезне куячакбыз», – дип ассызыклады Хөснуллин.
Ул шулай ук әлеге тармакның барлык хезмәткәрләренә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз