news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин: Тизйөрешле трассаларда өч ел эчендә 3 млн агач утыртылды

Россиядә тизйөрешле трассалар челтәре үсеш алган соңгы өч елда 3 миллионга якын агач утыртылган. Юлларда шулай ук хайваннар өчен экологик кичүләр булдыралар һәм су биоресурсларын саклау буенча чаралар үткәрәләр, дип хәбәр итте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Аның сүзләренә караганда, юлларны төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә, табигатьне саклау чараларына урман торгызу, су ресурсларын саклау һәм хайваннарның миграциясе өчен куркынычсыз шартлар тудыру керә. «Автодор» контроле астында урман фонды җирләрендә һәм торак пунктлар территорияләрендә 3 миллионга якын үсенте утыртылды.

Өч ел эчендә тизйөрешле трассаларда 800 локаль чистарту корылмасы урнаштырылган. Алар яңгыр һәм кар суларын су объектларына агызыр алдыннан җыю, фильтрлау һәм чистарту өчен каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot