news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин: Татарстан «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын үтәүдә алда бара

Хөснуллин: Татарстан «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын үтәүдә алда бара
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп күрсәткечләрен үтәү буенча алда баручы төбәкләр рәтенә керде. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин әлеге илкүләм проектка багышланган һәм төбәк башлыклары катнашындагы оператив штаб утырышыннан соң хәбәр итте.

«Бүгенге көндә төп күрсәткечләр буенча иң яхшы нәтиҗәләр – Татарстан Республикасы, Сарытау, Түбән Новгород, Омск өлкәләре, Пермь крае һәм Чечен Республикасында», – дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Хөснуллин бәяләвенчә, барлык төбәкләр дә диярлек юлларны яңартуда югары темплар күрсәтә. «Ил буенча асфальт җәю тулаем алганда хәзер 99% тәшкил итә. Ә 57 төбәк бу эшне тулысынча төгәлләде», – дип аңлатты ул.

Вице-премьер Федерация субъектлары җитәкчеләренә күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру срокларына контрольлекне көчәйтергә, шулай ук шәхси торак төзелешен дә игътибарда тотарга кушты.

Моннан тыш, штаб утырышында казна инфраструктура кредитлары буенча гаризаларны карау дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot