news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин: Татарстан – торак тапшыру өлкәсендә Россиянең абсолют лидерларының берсе

Хөснуллин: Татарстан – торак тапшыру өлкәсендә Россиянең абсолют лидерларының берсе
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан торак төзелеше күләме буенча Россиянең абсолют лидерларының берсе дип танылды. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белән киңәшмәдә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте, дип тапшыра РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте.

«Светофор» бәяләү системасы мәгълүматлары нигезендә, Татарстан тотрыклы рәвештә 26 төп юнәлешнең 23ендә тиешле күрсәткечләрне уңышлы үти. Моннан тыш, республика Мәскәү шәһәре, Ленинград һәм Мәскәү өлкәләре белән беррәттән торакны файдалануга тапшыру өлкәсендә лидер төбәкләр рейтингына керә.

РФ вице-премьеры искәрткәнчә, узган елдан Россиядә «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Проект яшәү мохитенең сыйфатын яхшырту өчен кирәкле барлык инфраструктураны колачлый.

2025 ел Россиядә төзелеш тармагы өчен рекордлы ел булды. Илдә 150 млн квадрат метрга якын күчемсез милек файдалануга тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot