Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин: Татарстан төбәкне үстерүдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә
Татарстан Республикасы Федерациянең төбәкне үстерүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче субъектлары исемлегенә кергән. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин штабның төбәк җитәкчеләре белән уртак утырышы нәтиҗәләре нигезендә сөйләде.
Татарстаннан тыш, Хөснуллин лидер төбәкләр арасында Рязань, Саратов, Липецк өлкәләрен, Бурятия һәм Башкортстан Республикаларын, Пермь краен телгә алды. «Бик яхшы! Әлеге темпны алга таба да саклап калу мөһим», - дип ассызыклады ул.
Шул ук вакытта вице-премьер билгеләп үткәнчә, «шәһәр потенциалы артуга» карамастан, торак төзелеше базарында «суыну» күзәтелә. «Башлыкларга әлеге юнәлеш белән шәхсән үзләренә шөгыльләнергә, йортларны тапшыру срокларын контрольдә тотарга куштым», - дип аңлатты ул.
Моннан тыш, очрашуда юл хәрәкәте иминлеге турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә белән «системалы һәм көчәйтелгән рәвештә шөгыльләнергә кирәк», дип билгеләп үтелде утырышта. Шулай ук казначылык инфраструктура кредитлары кысаларында проектларны финанслауга гаризалар кабул итү кампаниясенә якынча йомгаклар ясалды.
«Бик масштаблы эш алып барыла. Илнең барлык 89 төбәге дә актив катнашты. Мөһим проектлар бик күп», - дип өстәде Хөснуллин.
Өч төбәкнең проектлары хупланды. Санкт-Петербургта Зур Смоленск күперен төзү, Киров өлкәсендә 70 яңа автобус сатып алу, ә Смоленск өлкәсендә Смоленск (Төньяк) аэродромын реконструкцияләү һәм берничә торак-коммуналь хуҗалык объектын яңарту планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз