Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин Татарстан җитәкчелегенә «KazanForum»ны югары дәрәҗәдә оештыру өчен рәхмәт әйтте
РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, Казанда узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV юбилей халыкара икътисади форумына йомгак ясап, Татарстан җитәкчелегенә чараны югары дәрәҗәдә оештыру өчен рәхмәт белдерде.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасына югары оештыру дәрәҗәсе һәм традиция буенча җылы кабул итү өчен аерым рәхмәт», — дип яза РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары үзенең телеграм-каналында.
Ул шулай ук форум чараларын яктырткан һәм үз аудиториясенә халыкара вакыйга кысаларында кабул ителгән мөһим карарлар һәм хезмәттәшлек турында килешүләр хакында сөйләгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт белдерә.
«Бүген безнең игелекле ихтыярыбыз һәм перспективалы стратегик партнерлык тәкъдимнәребез турында бөтен дөньяда мөмкин кадәр күбрәк кеше белүе аеруча мөһим», — дип ассызыклый Хөснуллин.
- Халыкара икътисади форум Татарстанда 14-19 майда узды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылды. Kazan Forum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйгага федераль статус бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз