news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин: М12 юлы төзелеше салкыннарда да дәвам итә

3 гыйнвардан белгечләр Мәскәү - Түбән Новгород - Казан маршруты буенча М12 юлы төзелешенең барлык этапларында да эшне кабат башлап җибәрде. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәзер ясалма корылмалар төзелә.

«Юлны төзекләндерү, җир өслеге ясала, автомобиль һәм тимер юлларның табигый яки башка транспорт объектлары белән кисешкән урыннарда торгызыла торган корылмалар төзелә һәм түбән температурада мөмкин булган башка эшләр башкарыла», - дип язган ул Телеграм-каналында.

Искәртик, Татарстанда М12 автомобиль юлы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Республикада юлның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында трасса бер ел алдан, ягъни быел файдалануга тапшырылырга мөмкин дип хәбәр иткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100