news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин: Россия Хөкүмәте Казан - Екатеринбург трассасына 260 млрд сум акча бүлеп бирде

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кичә Казан - Екатеринбург трассасы төзелешенә 260 млрд сум бүлеп бирү турында боерыкны имзалады. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанда М12 трассасын төзү буенча штаб утырышында хәбәр итте.

«Кичә Тверьны читләтеп уза торган юлга 150 млрд сум һәм Казан - Екатеринбург трассасына 260 млрд сум акча бүлеп бирү турындагы боерык имзаланды», - дип аңлатты Хөснуллин.

Вице-премьер сүзләренчә, хәзер булачак автомобиль юлы территориясендә әзерлек эшләре алып барыла, челтәрләр чыгарыла һәм вакытлы юллар төзелә.

«Бүген без Росавтодор, Автодор белгечләре белән бөтен трассаларны өстән карап чыгарга планлаштырабыз. Без Татарстан, Башкортстан, Пермь крае территориясе буйлап тулысынча очып үтәчәкбез һәм трассалар төзү эшләренең барышын караячакбыз», - диде Хөснуллин.

Аның сүзләренчә, быел Казан-Екатеринбург участогында эшләр тулысынча җәелдерелергә тиеш.

Моннан тыш, Хөснуллин Мишустин кичә М12 автоюлы проектының паспортын раслау турындагы боерыкны имзалавын сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100