news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин: Россия халыклар бердәмлеге, үзара ихтирам һәм тыныч үсеш яклы

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкар икътисад форумының икенче көнендә «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы узды. Очрашуның үзәк темасы – ислам дөньясы илләрендә һәм Россиядә яшьләр сәясәте.

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин үзенең телеграм-каналында язганча, Россия Президенты Владимир Путин утырышта катнашучыларга сәлам юллады, ислам дәүләтләренең бәйсез тышкы сәясәтенең мөһимлеген ассызыклады.

«Төркем Россиянең мөселман илләре белән дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытуда төп роль уйный дип ышанам», – дип язган Марат Хөснуллин.

Ул хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләр – икътисадтан башлап мәдәнияткә кадәр үсүен, шул ук вакытта аның тотрыклы һәм үзара файдалы булып калуын әйткән.

«Төркемнең дөньяга Россиянең принципиаль позициясен җиткерүе аеруча кыйммәтле: безнең ил һәрвакыт халыклар бердәмлеге, үзара ихтирам һәм тыныч үсеш яклы булды», – дип өстәгән вице-премьер.

Марат Хөснуллин форумда катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт әйтте, халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә әлеге утырыш саллы өлеш кертте, диде.

Чара «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025» Халыкара икътисад форумын уздыруга багышлана. Ул Татарстан башкаласында 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел саен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100