Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин Республика көне белән котлый: Казан һәм Татарстан турында бөтен дөньяда беләләр
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин республика халкын Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады.
Телеграм-каналда котлавында ул Татарстанның «ышанычлы рәвештә алга баруын һәм күп өлкәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтүен» билгеләп үтте. Республиканың аеруча зур уңышлары – төзелеш тармагында. Спикер белдергәнчә, безнең төбәк ел саен торак тапшыру буенча лидерлар рәтенә керә.
«Яңа парклар һәм скверлар барлыкка килү белән ял итү мөмкинлекләре артты. Даими рәвештә спорт, мәдәни һәм эшлекле чаралар уздырыла, шуның нәтиҗәсендә Казан белән Татарстан турында бөтен дөньяда беләләр», - дип яза Хөснуллин.
Ул Татарстанда яшәүчеләргә сәламәтлек, иминлек һәм яңа уңышлар теләде.
«Республика алга таба да чәчәк атсын!» - диде Хөснуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз