news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин: «РЕБУС» форумы төзелештә иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу мәйданчыгы булачак

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видеоэлемтә буенча бу көннәрдә Казанда узучы «РЕБУС 2025: Цифрлаштыру. Инфраструктура» Халыкара форумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.

«Бүген биредә Россия төбәкләреннән һәм БДБ, БРИКС, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләреннән спикерлар һәм экспертлар җыелды. Бу чара диалог алып бару һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу, төзелештә яңа технологияләр кертү өчен уникаль мөмкинлек бирә», - диде Хөснуллин.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча илдә заманча шәһәр мохитен булдыру эшенең барлык юнәлешләрен берләштерә һәм синхронлаштыра торган «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлавын искәртте.

«Аны гамәлгә ашыруда күп кенә карарлар һәм инновацияләр кулланылырга мөмкин. Оештыручыларга һәм барлык кунакларга темага карата кызыксыну белдергәннәре өчен рәхмәт. Форум конкрет карарлар һәм яңа мөмкинлекләр алып килсен», - дип сүзен төгәлләде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

18-19 августта Татарстан башкаласында «РЕБУС 2025: Цифрлаштыру. Инфраструктура» III Халыкара форумы уза. Бу ике көндә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территорияләр белән идарә итү һәм төзелешне цифрлаштыру өлкәсендә һөнәри тәҗрибә алмашуда төп мәйданчыкка һәм эшлекле дискуссияләр урынына әвереләчәк, дип хәбәр итә вакыйганы оештыручылар.

Форумда БРИКС+, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм АСЕАН илләре вәкилләре, Россиянең 65 төбәге делегатлары катнаша. 2,5 мең спикер докладлар һәм лекцияләр белән чыгыш ясаячак. Онлайн-форматны исәпкә алып, чарада катнашучыларның гомуми саны 7 меңнән артып китәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot