Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин М12 турында: Мондый объектлар озак төзелә, ә без өч ел эчендә эшләргә җыенабыз
Мәскәү – Түбән Новгород – Казан трассасы, барлык кыенлыкларга карамастан, башка шундый объектлар белән чагыштырганда күпкә тизрәк төзеләчәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Telegram-каналында белдерде.
«Проект гаять катлаулы, мондый дәрәҗәдәге объектлар күп еллар дәвамында төзелә, ә без аны 3 ел эчендә сафка бастырырга планлаштырабыз», – дип язды Россия Премьер-министры урынбасары.
Хөснуллин М12 төзелешенең югары темпларына беренче тапкыр гына игътибар юнәлтми. Элегрәк ул магистральнең өч ел ярым вакыт эчендә төзеләчәгенә исәп тотуын белдерде һәм аны «рекорд» дип бәяләде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Моннан тыш, вице-премьер бүгенге көндә төзелә торган трассаны тулысы белән өстән очып карарга һәм «аның һәр этабы буенча киңәшмә» үткәрергә ниятләвен әйтте. «<...> эшләр әле бик күп, бүген барлык проблемалы моментлар турында фикер алышачакбыз», – диде ул.
Татарстанда күчмә киңәшмә узган иде, аны вице-премьер белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә катнашучылар Идел аша 3362 метр озынлыктагы күпер төзелеше барышы белән танышты, аның буенча магистраль узачак. Марат Хөснуллин күпер төзелеше темпларын тизләтергә кушты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Татарстан Президенты үзенең Telegram-каналындагы киңәшмәне түбәндәгечә шәрехләде: «Марат Шакирҗанович белән бергә Идел аша төзелүче күперне карадык һәм М12 трассасын төзү барышы турында фикер алыштык. Эшләр катгый контрольдә, барысын да вакытында тапшыру бурычы тора!»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз