news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин М12 трассасы ел ахырына Төмәнгә кадәр озайтылачагын раслады

Хөснуллин М12 трассасы ел ахырына Төмәнгә кадәр озайтылачагын раслады
Фото: kremlin.ru

М12 «Көнчыгыш» федераль трассасын 2026 ел ахырына кадәр Төмәнгә кадәр озайтачаклар. График нигезендә алып барыла торган эшләр турында Россия Президенты Владимир Путинга төзелеш комплексын җитәкләүче РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте яза.

«Быел ел ахырына Төмәнгә кадәр трассаны ачарга өметләнәбез. Без Төмән, Омск, Новосибирскины урап узучы юлларны төзүне дәвам итәбез», - дип сөйләде ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

«Төмәнгә кайчан барып җитәчәксез?» - дип кызыксынды Дәүләт Башлыгы. «Декабрь. Әлегә график буенча барабыз, безнең барлык мөмкинлекләребез дә бар», - дип ышандырды аның әңгәмәдәше.

М12 «Көнчыгыш» трассасының Мәскәүдән Казанга кадәр 810 километр озынлыктагы участогын видеоэлемтә буенча 2023 елның декабрендә Владимир Путин ачты. Автоюлны рекордлы срокларда – өч елда төзеделәр. Хәзер Россия башкаласыннан Татарстанга кадәр юл нибары 6,5 сәгать вакыт ала. Узган, 2025 елда түләүле трассаны Екатеринбургка кадәр озайттылар.

Агымдагы елның мартында М12 буенча «КАМАЗ» пилотсыз йөк машиналары хәрәкәте эшләтеп җибәрелде. Трасса буйлап республикада туристлык инфраструктурасын үстерергә планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot