Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин KazanForumда: Әгәр ил күчемсез милек белән шөгыльләнмәсә, ул үсми
Теләсә кайсы ил үсеше өчен күчемсез милек мөһим мәсьәлә булып санала. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы кысаларында узган «Күчемсез милектә глобаль трендлар: үзгәрешләр чорына җайлашу, цифрлаштыру һәм инвестицияләр» пленар сессиясендә әйтте.
«Әгәр ил күчемсез милек белән шөгыльләнми икән, ул үсми. Хәзер Россия Үзәк Банк ставкасы һәм ипотека буенча лимитлар аркасында катлаулы чор кичерә. Әмма болар барысы да вакытлыча гына авырлыклар», – дип ышана премьер-министр.
Хөснуллин сүзләренчә, хәзер Россиядә илнең киләчәк үсешенең яңа карашларын яңадан аңлау һәм билгеләү бара. Ул узган елда төгәлләнгән илкүләм проектлар тормыш сыйфатын яхшыртып кына калмады, ә киләчәккә үсеш принципларын да аңларга ярдәм итте, диде.
«Узган эшне анализлап, без «Яшәү өчен инфраструктура» дигән яңа проект җыйдык. Бу зур агломерацияләрдән башлап кечкенә торак пунктларга кадәр, территорияләрне комплекслы үстерү турында», – диде Россия вице-премьеры.
Ул яңа илкүләм проект 1,6 меңнән артык терәк торак пункт ачыклауны һәм аларда 2030 елга кадәр халыкның тормыш сыйфатын 30 процентка яхшыртуны күздә тота, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз