Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин: «KazanForum»да 130 килешү һәм меморандум төзелде

Татарстан башкаласында 13-18 майда узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумында 130 килешү һәм меморандум төзелгән, шул исәптән шуларның 75е – халыкара. Аларның омуми суммасы 1 миллиард сумнан артык. Бу хакта чараны оештыру комитеты рәисе – РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин сөйләде, дип хәбәр итә ил хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
«Без форумга безнең илдә дә, Ислам дөньясы илләрендә дә ихтыяҗ булуны күрәбез. KazanForum елдан-ел үсә. Быел программа 200дән артык чараны, шул исәптән 990 спикер катнашында 148 эшлекле сессияне үз эченә алды», – дип билгеләп үтте вице-премьер.
Аның мәгълүматларына караганда, бу юлы форум чараларында 96 илдән һәм Россиянең 82 төбәгеннән вәкилләр катнашкан. Төп темалар: Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең хезмәттәшлеген цифрлаштыру, халыкара хезмәттәшлек, күчемсез милек күргәзмәсе һәм конференциясе, спорт, хәләл индустриясе, ислам финанслары һәм инвестицияләре, туризм, мәдәният, хатын-кыз карашы, бизнес, икътисад, кадрлар бүген һәм иртәгә, фән һәм технологияләр, медиаактивлык.
Моннан тыш, KazanForum кысаларында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узды. Очрашу яшьләр сәясәте һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә багышланган иде. Утырышны төркемнең рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Шулай ук форум барышында Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит оешмасының пленар утырышы (AAOIFI), «Ислам урбанизацияләнгән мохите» халыкара симпозиумы (IBEIS 2025), Сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара форумы, XI Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь эшкуарлары Казан форумы, «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры утырышы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәдәният министрлары съезды булды.
Шуның белән беррәттән форум Россия һәм чит ил дәүләтләре вәкилләренең питч-сессияләрдән алып бизнес-форумнарга кадәр төрле формалардагы ун очрашуын уздыру урыны булды. Аның кысаларында инде 8нче тапкыр Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе оештырылды, анда 12 илдән 54 стенд тәкъдим ителде.
Форум кысаларында икенче тапкыр International Property Market күчемсез милек күргәзмәсе оештырылды. Анда 57 компания, шул исәптән 29 төзүче һәм девелопер катнашты. Алар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Азәрбәйҗан һәм Төркия фирмалары да бар иде.
KazanForum барышында татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» XV бөтенроссия форумы ачылды. Вакыйганың соңгы көнендә аның кунаклары Болгарга юл тотты, биредә алар Россиядән һәм чит илләрдән 25 меңгә якын кешене җыйган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасында катнашты.
«Россия Федерациясе – күп төрле халыкларны һәм төрле дин кешеләрен берләштергән дәүләт өчен Ислам дөньясы белән партнерлык тышкы сәясәтнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булды һәм булып кала бирә. Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре күп кенә глобаль проблемалар юнәлешендә баланслы алымнар нигезендә актив хезмәттәшлек алып бара, яңа дөнья тәртибен формалаштыруда катнаша, үз үрнәге белән цивилизацияләр конфликтсыз диалог кора алуны күрсәтә», – дип билгеләп үтте элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз