Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөснуллин: Казанда метроны үстерү белән шәхсән шөгыльләндем, аның авыр эш икәнен беләм
Илдә метро төзүче белгечләрнең хезмәте бәяләп бетергесез, чөнки алар үз эшләре белән миллионлаган кешенең тормышын җиңеләйтә һәм уңайлырак итә. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, әлеге һөнәр вәкилләренең барысын да Метро төзүчеләр көне белән котлап, шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, метроны үстерү өлкәсендә дистәләрчә мең белгеч эшли, алар көн саен чын мәгънәсендә батырлык кыла.
«Бу бәйрәм минем өчен дә якын. Мин башта – Казанда, аннары Мәскәүдә метроны үстерү белән шәхсән шөгыльләндем. Аның нинди авыр эш икәнен беләм – һәр тоннель, һәр станция гаять зур тырышлык таләп итә. Әмма боларның барысы да безнең шәһәрләр алга таба хәрәкәт итсен өчен эшләнә», - дип язган Хөснуллина телеграм-каналында.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, метроны Мәскәү, Питер, Казанда гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә үстерү белән шөгыльләнәләр. Җир асты юлы проектлары Түбән Новгород, Красноярск, Чиләбе һәм Самарада да гамәлгә ашырыла.
Хөснуллин сүзенең ахырында метро төзүчеләргә уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз