news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин икенчел торакны сатып алу өчен ярдәм чаралары әзерләргә тәкъдим итте

Россиядә икенчел торак сатып алу өчен ярдәм чараларын эшләргә кирәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышны Владимир Путин үткәрде.

«Яңа торакны сатып алуга ярдәм итү генә түгел, ә икенчел торакны тизрәк финанслау өчен механизмнар табу да мөһим. Моннан башка яңа торакны сату да кыен булачак», - диде вице-премьер.

Хөснуллин искәрткәнчә, бүгенге көндә банклар яңа торакка 7 процентлы ставка белән ташламалы ипотека алуга гаризалар кабул итүгә керешкән. Ул хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт документ әзерләгән, якын арада расланачак.

Хөснуллин сүзләренчә, 2021 елда Россиядә гомуми ипотека портфеле 2,5 трлн сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100