news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы логотибын раслады

Россия Федерациясе Вице-премьеры Марат Хөснуллин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар өчен логотипны һәм брендбукны раслады.

Документта логотипның параметрлары һәм аның тасвирламасы язылган.

Брендбукта шрифтлар һәм башка график элементларның үрнәкләре күрсәтелгән. Алар бәйрәм атрибутларына куелу өчен кулланылачак.

Материалларда реклама мәйданчыкларын, күрсәткечләрне һәм башкаларны бизәү үрнәкләре дә бар.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе итеп Марат Хөснуллинны билгеләгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100