news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин: Европа – Көнбатыш Кытай коридоры буйлап Казанга кадәр 200 км калды

Хөснуллин: Европа – Көнбатыш Кытай коридоры буйлап Казанга кадәр 200 км калды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия һәм Казахстан Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорын төзүне дәвам итә. Россиядә тизйөрешле маршрут Санкт-Петербургтан алып Чувашиядәге Канаш шәһәренә кадәр төзелгән инде, тагын Казанга кадәр 200 км чамасы юл кала. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин ТАССка биргән интервьюсында сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Казахстан коридорның үз участогын төзеп бетереп килә, ә Россия ягы эшне дәвам итә. Санкт-Петербургтан Канашка кадәр тизйөрешле маршрут булдырылган инде, ә Казанга кадәр калган 200 километрны этаплап башкарырга планлаштыралар. Алга таба гамәлдәге юлны трафик үскән саен икедән дүрт полосага кадәр киңәйтәчәкләр.

Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридоры – Европа һәм Азия арасында коры җир транспорт элемтәсен җайга салачак эре инфраструктура проекты.

Маршрутның гомуми озынлыгы якынча 8,4 мең км тәшкил итә. Россия өлешенә якынча 2,2 мең км туры килә, Казахстанга – якынча 2,7 мең км, Кытайга – якынча 3,4 мең км.

2024 ел мәгълүматлары буенча, Көнбатыш Кытай юнәлешендә дүрт полосалы автомобиль маршрутын төзүне 2027 елга тәмамларга планлаштырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot